Ничәнче көн кыш илереп елый…

Ничәнче көн кыш илереп елый…
Югалткандай бөтен дөнья ямен.
Аңлый алмыйм. Һәм…арына алмыйм —
Җанда кышның күз яшьләре тәме.

Инде тәүлек вакыт туктаганга…
Таң да атмый. Бу төн нигә үтми?!.
Тораташ тән. Шәүләм генә йөри.
Сулый алмыйм… Җанга һава җитми!

Ак халатлы… кара җанлы ханым!
Синме кышны кап-караңгы иткән?!
Йөрәгемне өзеп бирәм! Тик ялварам:
Мәхрүм генә итмә бу өметтән!

Меңгә телгәләнгән бәгырь итем…
Җылы эзләп туң-боз арасыннан.
Бер кылың да селкенмәде хәлсез Ана
Сыгылып төшкән чакта чарасыздан…

Юк! Рәнҗү түгел! Әрнү генә! Йөз яшь гүя
Ярылырга торган чакта йөрәк.
Төн чыкканчы Гасыр үткәнмени?!
Көзге каршысында өнсез өрәк…

Сары сагыш сыйпый яңагымнан.
Бозлы сүзләр чатный. Утлы яшен!..
Салкын кышның тыны шифа гына —
Язмыш күзләрендә өмет яше!

Ак халатың истә, ханым! Боз карашың.
Йөзең…?! Йөрәксезләр җирдә ни чалымлы?!
Халатыңны юып агартырсың.
Нишләтерсең икән бу җаныңны?!.

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт